Кыпрыс республикасы парламенты илгә ун миллиард евро финанс ярдәм алу турындагы тавыш бирүне иртәгәгә калдырды. Ярдәм бирүнең төп шарты булып илдәге банкта акчалары булучыларга бер тапкырлык салым кертү тора.
Кыпрыстан хакимиятенең әлеге планнары халыкның ачуын чыгарды. Шулай ук бу Русиядә дә борчылу тудырды, чөнки Кыпрыс банкларында русиялеләрнең акчалары саклана.
Кыпрыстанга халыкара ярдәм күрсәтү турында шимбә көнне Брюссельдә Европа илләре финанс министрлары һәм Халыкара валюта фонды вәкилләре очрашуында килешенде.