Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар эшмәкәрләре Казанга килде


Бүген Казанга II Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды. Татар конгрессы хәбәр итүенчә, җыенга барлыгы Русиянең 30 төбәгеннән һәм Татарстаннан 450 делегат килде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты эшчәнлегендә татар авылларын саклау һәм үстерү эше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Татар конгрессы башлангычы белән төзелгән “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы илнең төрле төбәкләрендә авыл-хуҗалыгы бизнесында алдынгы юнәлешләр тәкъдим итүче эшмәкәрләр белән актив эш алып бара.

Бүген эшмәкәрләр “Казан” агросәнәгать паркы белән танышып, хәләл продукция җитештерүчеләр киңәшмәсендә катнаша. Кичен алар К.Тинчурин исемендәге театрда И. Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен карыячак.
XS
SM
MD
LG