Ингушетия җитәкчесе Юныс-Бәк Евкуров Татарстанга ике көнлек сәфәре вакытында Казанның Сөләйман мәчетендә булып биредә тернәкләнүче сукыр якташлары - чечнядан һәм ингушетиядән килгәннәр белән дә үз телләрендә аралашты.
Русиядә сукыр мөселманнарга бердән-бер тернәкләнү үзәге булган Сөләйман мәчетен карагач Евкуров сукырларның тормышларында кыенлыклар булуга карамастан монда килеп ислам кыйммәтләрен өйрәнүләрен батырлык буларак бәяләде.
Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручының урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Евкуровны "Ярдәм" вакыфы эшчәнлеге, Брайль системасы белән китап басучы "Нур" нәшрияте, сукырлар шөгыльләнүче компьютерлар куелган бүлмә белән таныштырды.
Баязитов Казанда 60 кешегә исәпләнгән яңа тернәкләндерү үзәге төзелү турында да сөйләде.
Евкуров Татастанга сәфәре ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны Ингушетиягә чакырды. Ингушетия һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Яклар бу килешүне тормышка ашыру өчен уртак эшче төркем булдыру турында да килештеләр.