Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда балалар бакчасы кызның авызын ябыштырып куйган өчен 15 мең түләячәк


Татарстанның Югары мәхкәмәсе Казанның 292 санлы балалар бакчасының бер кыз баланың әнисенә 15 мең сум түләү карарын гамәлдә калдырды.

Музыка дәресендә тәрбияче җырларга теләмәгән кызның авызын скотч белән ябыштырып куйган булган. Прокуратура тикшерүе нәтиҗәсендә шулай ук аның караңгы бүлмәгә бикләп куелганы да ачыкланган.

Табиблар кызның югары дәрәҗәдә стресс һәм куркуда булуын белдергән. Казан хокук яклау үзәге адвокатлары ярдәмендә прокуратура тикшерү уздырган. Тәрбияче үз теләге белән эшеннән киткән, балалар бакчасы мөдиренә кисәтү ясалган.

Яңа Савин бистәсе мәхкәмәсе уку йорты кызның әнисенә рухи зыян өчен 15 меңлек җәза түләргә тиеш, дигән карар чыгарган булган. Югары мәхкәмә карары белән Яңа Савин мәхкәмәсе карары гамәлгә керәчәк.
XS
SM
MD
LG