Казанда "Милләтчелек һәм Империя тикшеренүләре үзәге" исемле хөкүмәттән бәйсез оешмага Вахитов районы прокуратурасыннан чакыру килгән.
Прокуратура "чит илдән акча килгән булуы сәбәпле" оешманың эшчәнлеген тикшерәчәге турында белдерү җибәргән. Моңа кадәр берничә ай үзәкне Юстиция министрлыгы һәм салым хезмәте тикшерде.
Үзәк элекке совет җирләрендә яңа империя һәм милләтчелекне тикшереп өч айга бер рус һәм инглиз телләрендә фәнни журнал чыгара. Аның Казанда һәм Нью-Йоркта бүлекчәләре бар.
Прокуратура шулай ук "акча чыганагын" күрсәтүне таләп итә.
Фәнни журналны чыгаруга АКШ, Европа илләре, Русия галимнәре катнаша. Мөхаррирләр шурасында Казан федераль университеты Тарих институтының татар халкы тарихы кафедрасы мөдире Искәндәр Гыйләҗев бар.