Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Бостоннан соң АКШ белән Русия террорга каршы берләшер дип өмет итәм


Русия президенты Владимир Путин 15 апрель Бостон марафонында булган шартлаулардан соң ике илнең террорга каршы көрәштә берләшәчәгенә өметен белдерде. АКШ һәм Русия белгечләре Бостон шартлауларын бергә тикшерә.

Дүрт сәгать 40 минут дәвам иткән туры эфир вакытында Путин иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади өлкәләргә кагылган, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Быел президент Приморье, Липецки өлкәсе, Белгород, Сочи һәм Петербур белән туры элемтәдә булды.

Путин элекке олигарх Борис Березовскийдан аның үлеме алдыннан гына гафу үтенгән һәм кире Русиягә кайтарга рөхсәт сораган ике хат алганын белдерде. Коррупциягә каршы көрәшүче блогер Алексей Навальный эшенә килгәндә, Путин "Русиядә сәяси хөкем эшләре юк, җәмгыятьнең Сталин чоры алымнарына кире кайтуын булдырмаячагын", әйтте.
XS
SM
MD
LG