Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия радарлары Мисырдан Казанга кайтучы очкычка һөҗүм булганлыгын расламый


Шәрм-әш-Шәихтән Казанга очкан очкычның юлы
Шәрм-әш-Шәихтән Казанга очкан очкычның юлы
Сүрия радарлары бу атнада Мисырның Шәрм-әш-Шәих шәһәреннән Казанга юл тотучы юлчылык очкычының ракет утына тотылуын раслаучы мәгълумат бирмәгән.

Сүриянең дәүләт хәбәр агентлыгы SANA белдерүенчә, Сүрия сивиль авиация идарәсе авиадиспетчерларга Русия очучылары куркыныч турында берни дә әйтмәде, дигән. Авиация идарәсе вәкиле шулай ук радарлардан тупланган мәгълуматлар да очкычка ракетлар атылганлыгын расламый, ди.

Шәрм-әш-Шәихтән Казанга баручы очкычның пилоты Сүрия башкаласы Димәшктәге авиадиспетчерлар белән очыш кагыйдәләре нигезендә элемтәгә кереп сөйләшкән, әмма ниндидер һөҗүм булуы турында берни дә әйтмәгән.

SANA белдерүенчә, очучы бары тик югарырак биеклектән очу өчен рөхсәт бирүне генә сораган.
XS
SM
MD
LG