Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Куррам виләятендә кичә булган сайлау алды җыенындагы шартлау нәтиҗәсендә үлгәннәр саны 23-кә җиткән. 67 кешенең яралануы хәбәр ителә.
Бомба Җамиат улимаи ислам исемле уңчы дини фирканең сайлау алды митингында шартлады. Бу 11 майда үтәчәк сайлау алдыннан Пакстанда иң күп корбан китергән шартлау. Үзен Талибан сүзчесе дип атаучы моның Талибан эше булганлыгын белдерде. Апрель аеннан бирле Пакстанда сайлауга бәйле көч куллануларда бер йөзләп кеше һәлак булды.