Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ ракета калканы турында мәгълуматларны Русиягә тапшыру турында фикерләшә


Барак Обама идарәсе АКШның ракета калканы турында яшерен мәгълуматларын Русиягә бирү турында киңәшләшкән.

Чәршәмбе көнне республикан конгрессменның соравына җавап биреп Серинг ул яшерен мәгълуматларны, шул исәптән ракеталарны бәреп төшерү тизлеге турындагыларын Русиягә тапшыру турында АКШ саклану министрлыгының югары җитәкчеләре белән киңәшләшкән.

Аналитиклар әйтүенчә, Обама идарәсе АКШның ракета калканы Русиянең атом коралларына каршы юнәлтелгән дигән борчылуларны бетерү юллары турында фикер алыша. Мондый мәгълуматларны Русиягә тапшыру киеренкелекне киметергә һәм атом коралларын киметү сөйләшүләренә ярдәм итергә мөмкин, дигән фикер әйтелә. Әмма кайбер республиканнар Обама идарәсен Мәскәүне канәгатләндерү өчен илнең иминлегенә зыян китерүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG