Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә җитештерү үсеше элек көтелгәннән ике мәртәбә кимрәк булыр дип фаразлана


Европа төзекләндерү һәм үсеш банкы 2013 елда Русиядә тулай җитештерү күләменең үсеше 1,8 проценттан артмаячак, дип фаразлый. Бу турыда бүген чыгарылган региональ икътисадый мөмкинлекләр хисабында әйтелә.

Банкның ел башында чыгарылган элекке хисабында үсеш 3,5 процент булачак дип фаразлана.

Үсешнең кимүе Русиядә экспортның артмавы белән аңлатыла.
XS
SM
MD
LG