Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динә Гарипова “Евровидение”да унынчы булып чыгыш ясаячак


Тумышы белән Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән булган Русия исеменнән чыгыш ясаучы Динә Гарипова “Евровидение-2013” бәйгесенең финалында унынчы булып чыгыш ясаячак. Артистларның чыгыш ясау тәртибе бүген бәйгенең икенче ярымфиналы тәмамланганнан соң, билгеләнде.

Финал 19 майга каршы төндә Швециянең Мальме шәһәре Malmo Arena комплексында узачак. Финалда 26 җырчы катнашачак.
XS
SM
MD
LG