Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мэры сабантуйда аракы сатуны тыйды


Чаллы башлыгы Васил Шәйхразиев 15 июньдә үтәчәк шәһәр сабантуен оештыру комитеты белән бәйрәмгә барган әзерлекне тикшерде. Утырышта бәйрәмнең программасы, кунакларның иминлеге кебек мәсьәләләр белән бергә нәрсә ашау-эчүләре дә тикшерелде.

Мэр кафеларның иминлеген тикшереп чыгарга кушты. Быел урамда учакта ризык әзерләү һәм исерткеч эчемлекләр сату тыела.
XS
SM
MD
LG