Accessibility links

Кайнар хәбәр

РенТВ-Уфа тамашачылары белән хушлашты


РенТВ Уфа журналистлары халык белән хушлаша
РенТВ Уфа журналистлары халык белән хушлаша

10 июнь Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйданда РенТВ каналының Башкортстан бүлеге үзенең тамашачылары белән саубуллашты.

РенТВ-Уфа телеканалы ябылу сәбәпле тамашачылар белән саубуллашу җыены уздырды. Эш шунда, каналның җирле бүлеге 27 май үзенең эшчәнлеген туктаткан иде. Канал җитәкчелеге сүзләренә караганда, 25 май тапшыруларны эфирга чыгаручы “Башинформсвязь” ике көннән РенТВ Уфаның ябылачагы турында хәбәр иткән.

Төп сәбәп дип рөхсәт вакыты бетүе һәм РенТВның тапшыргычлары искерүе дип белдергән. Канал җитәкчеләре тапшыргычның 2005 елда яңартылуын, ай саен тикшереп торуларын ирештерде.

Рөхсәт вакытына килгәндә, баксаң, сүз бөтенләй РенТВның “Башинформсвязь” белән килешүе турында бармый икән. “Башинформсвязь”нең үзенең эфирга телетапшырулар чыгару турындагы федераль оешма белән килешү вакыты чыккан булган. Яңасына “ни сәбәптәндер” бер РенТВ Уфа гына керми калган. Канал җитәкчеләре “Башинформсвязь”нең каналны төшереп калдыруларын сәяси сәбәпләрдән, халыкка дөрес сүз җиткергән өчен дип исәпли.

Сәер шигарләр
Сәер шигарләр
Урам җыенында биш йөзгә якын кеше катнашты. Кулларда “Хәмитов командасы телеканалны юкка чыгара!”, “Бәйсез хәбәрдарлык чараларыннан башка җәмгыять була алмый!”, “Хәмитов! Халыкка сүз биргәнсең икән, эшлә!” кебек шигарләр күреп була иде.

Шулай ук кайбер сәер шигарләр тотып торучылар да күренеп калды. Алар “Анджела Дэвиска ирек!”, “Анупаклар һөҗүменә юл куймыйк!”, “Азкабан тотакларын иреккә!”, “Ктуах фхтанг” дигән шигарәләр күтәреп тора иде. Полиция хезмәткәрләре аларны халык арасыннан алып чыгып китте, башка андый ят эчтәлекле шигарләр күренмәде.

Урам җыенын телеканал журналистлары алып барды. Төп чыгышларның берсен ябылган РенТВ, “Милицейская волна” һәм “Европа плюс” радиоканалларын тотучы медиамагнат Альберт Мөхәммәдьяров ясады.

“РентТВ телеканалы һәм радиоларның ябылуы сәяси сәбәпләрдән. Мәгълүм булуынча, көзен республика парламентына сайлаулар уза. Без ул сайлауларда катнашырга әзерләнәбез. Республика җитәкчеләренең безнең хәбәрдарлык чараларын ябуы шул сайлауларга аяк чалу өчен эшләнә”.



Телеканал журналисты Алена Заворотняя күптән түгел Салават шәһәрендә узган чарага баруын сәйләде. Ул чарага килгән Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка РенТВ Уфага басым баруын ирештергән булган. Президент бу хәлләрне белмәвен, кайткач ачыклаячагын ирештергән. Хәмитов кайту белән аның матбугат үзәге башы Артем Вәлиев Алена Заворотняяның тәртип бозуы өчен президент катнашкан рәсми чараларга башка РенТВ журналистларының кертелмәячәген хәбәр иткән.

“Телеканалны япсалар да, безнең авызны яба алмаячаклар, без халыкка дөрес сүз җиткерүнең башка юлларын табачакбыз”, диде Алена.

Чарада чыгыш ясаган каналның шеф-мөхәррире Рәзиф Абдуллин интернет аша эшләячәкләрен, интернет телевидениесе ачачакларын ирештерде.
Урам җыенында катнашучылар
Урам җыенында катнашучылар

Урам җыенында Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов финанслаган дип саналучы бәйсез “Бонус “гәзите журналисты Рәмил Рәхмәтов та чыгыш ясады. Ул Башкортстан хакимиятләренең бәйсез хәбәрдарлык чараларын бетерү өчен көч салуларын, җитәкчеләрнең күп сөйләп, аз эшләүләрен ирештерде. Иртәме-соңмы сүз иреге кайтыр, РенТВ эшли башлар дигән өмет белдерде.

Урам җыенында телеканалның кайбер тапшыруларында җиңүче тамашачылар да бүләкләнде. Халык хәбәрчесе, Халык фоторәссамы һәм кайбер башка номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Русия президенты Владимир Путиннан Башкортстанда сүз иреген яклавы, республика җитәкчеләренең адымнарына бәя бирүе сорала. Башкортстан прокуроры Андрей Назаровтан каналны ябуның сәбәпләрен тикшерү һәм гаеплеләрне җавапка тарту соралган.
XS
SM
MD
LG