Accessibility links

Сүрия сугышында барлыгы 93 мең кешенең үтерелүе теркәлгән


БМО Сүрия низагы башланганнан бирле анда 93 меңләп кешенең һәлак булуын документлаштырган.

Пәнжешәмбе көнне бу турыда белдерү ясаган БМО кеше хокуклары югары комиссионеры Нэви Пиллей һәлак булганнар саны чынлыкта күпкә артыграк та була ала, диде.

Узган елның июленнән бирле Сүриядә ай саен уртача биш меңләп кешенең үтерелүе документаль рәвештә теркәлә.

Пиллэй әйтүенчә, узган елның декабре башыннан бирле 27 меңләп кеше үтерелгән.

XS
SM
MD
LG