Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү Сүрия күгендә очышлар тыелган зона булдыруга юл куймаячак, дип белдерде. Министрлык сүзчесе Александр Лукашевич очышлар тыелган зона булдырырга чакыру халыкара кануннарга каршы килә, диде.
Сүрия мәсьәләсе турында сөйләшүләр Төньяк Ирландиядә Сигезлек саммитында үтә. Бу саммит читендә Русия һәм АКШ президентлары Владимир Путин белән Барак Обама аерым очрашу да уздырырга җыена.
Лукашевич Русия очышлар тыелган зона булдырып Сүриядә Либиядәге сценарийның кабатлануы белән килешми, диде. Либиядә очышларны тыю тәртибе кертелгәч НАТО һава көчләре гыйсъянчыларга Мөәммәр Каддафины хакимияттән бәреп төшерергә ярдәм иткән иде.
Лукашевич очышлар тыелган зона булдырырга чакыру һәм АКШның Сүриядәге гыйсъянчыларны коралландырырга җыенуы Русия белән АКШның Сүриядә тынычлык урнаштыру конференциясе уздыра тырышлыкларына ярдәм итми диде.