Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутатлары "икътисади амнистия" өчен тавыш бирәчәк


Русия Дәүләт думасы депутатлары киләсе атнада җәйге ялга киткәнче икътисади амнистия турында проект өчен тавыш бирәчәк.

Президент Владимир Путин икътисади җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне иреккә чыгару турындагы бу проектны хуплауны сорап Петербурда Халыкара икътисади форум вакытында чыгыш ясаган иде.

Проект нигезендә беренче тапкыр җинаять кылучылар, зыянны түләгән йәки түләргә әзер булучылар чыгарылачак. Барлыгы алты меңләп тоткынның вакытыннан алда иреккә чыгулары көтелә. Әлеге амнистия урлашу йәки көч куллану юлы белән җинаять кылучыларга кагылмый.
XS
SM
MD
LG