Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты 11 млн мигрантка ватандашлык бирәчәк канунны кабул итте


АКШта канунсыз яшәүче 11 млн мигрантка американ ватандашлыгы алуны җиңеләйтәчәк канунны кичә Сенат хуплады. Президент Барак Обама әзерләгән бу реформа турындагы канун күп үзгәрешләр белән кабул ителде. Республиканнар аңа үз шартларын өстәде.

Республикан сенаторлар канунга АКШта канунсыз яшәгәннәргә штрафларны арттыру, грин-карта алу өчен көтү вакытын озайту, ватандашлык алырга теләүчеләргә социаль ташламаларны чикләү кебек өстәмәләр керткән.

Канунның хәзер Вәкилләр пулатында хуплануы кирәк. Президент Барак Обама канун эчтәлеге белән кәнәгать булмаганын, әмма аның алга сөрелгән миграция реформасына туры килүен белдерде.
XS
SM
MD
LG