Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бостонда Джохар Царнаев мәхкәмә алдына баса


Бүген Бостонда 15 апрель Бостон марафонында террор гамәле оештыруда гаепләнгән 19 яшьлек Джохар Царнаев мәхкәмә алдына басачак. Джохар һәм аның олы абыйсы Тамерлан оештырган һөҗүмдә өч кеше һәлак булды, 260лап кеше яраланды, диелгән рәсми гаепләүдә.

10 июльдә гаепләү мәхкәмәдә укылачак, Джохар Царнаев үз гаебен тану-танымауны әйтәчәк. Гаепләү 30лап маддәдән тора. Алар арасында террор һөҗүменнән соң Бостон полиция хезмәткәрен үтерү дә бар. 17 маддә өчен үлем җәзасы яки кимендә гомерлек төрмә җәзасы билгеләнергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG