Босниядә полиция шимбә көнне 1995 елда Сребреницадагы фаҗигане искә алырга килгән мөслимәләрне куып тараткан. Хокук саклаучылар көч кулланмавын белдерсә, хатын-кызлар кыйналуларын әйтә. Аларның сигезе төрле җәрәхәтләр алган.
Җирле радио белдерүенчә, Сребреница янындагы Кравица урынына ирләре һәм уллары үтерелгән бинага керергә тырышкан 150ләп хатын-кызны полиция көч кулланып куарга маташкан.
1995 елның июлендә Сребреница шәһәрендә этник чистартулар барышында берничә көн эчендә 8 меңләп артык мөселман ир һәм малай үтерелде.
Сребреница үтереше Европада Икенче дөнья сугышы чорында наци гамәлләреннән соңгы иң вәхши үтереш буларак танылды.