Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда “Мөселман кардәшләре” оешмасы җитәкчелегенең хисаплары туңдырылган


Мисыр прокуратурасы “Мөселман кардәшләре” оешмасының җитәкчелектәге 14 әгъзасының, шул исәптән Мөхәммәт Бадиның хисапларын туңдыру карарын чыгарды. Бу 3 июльдә вазифасыннан читләштерелгән президент Мөхәммәт Мурсига каршы җинаять эшен тикшерү барышы кысаларында башкарылган.

Элекке президент шымчылыкта, көч куллануга котыртуда һәм икътисадка зыян китерүдә гаепләнә. Мурсиның кайда тотылуы әле дә билгеле түгел.

Якшәмбе көнне Нобель бүләге иясе Мөхәммәт әл-Барадейның вакытлыча вице-президент вазифасына ант китерүе әйтелде. Ул тышкы сәясәт белән шөгыльләнәчәк. Вакытлы хөкүмәт башлыгы Хазәм әл-Бәбләви министрлар кабинетын туплау белән мәшгуль. .
XS
SM
MD
LG