Казанда КФУның Лобачевского исемендәге китапханәсендә Русия тарих җәмгыятенең Татарстан бүлеген оештыру җыелышы уза. Аны Русия Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин алып бара.
Русия тарих җәмгыяте бүлеген оештыру җыелышында Татарстан ягыннан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнаша.
Җыелышта Мөхәммәтшин әлеге оешманы тәкъдим итте, Гафуров КФУ турында сөйләде, ә Шәймиев Болгар белән Зөяне торгызуның мөһимлеген бәян итте.
Русия тарих җәмгыяте 1866 елда оеша һәм октябрь инкыйлабына кадәр эшли. Ул вакытта аның максаты рус тарихына караган документларны, мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм тарату була.
2011 елның июль ахырында ул вакыттагы президент Дмитрий Медведев тарихчы галимнәр белән очрашып, Русия тарихына караган күренекле даталар турында сөйләшкәндә, әлеге җәмгыятен яңадан торгызу турында да сүз күтәрелә. Владимир Путин президент булып алгач аны булдыру эшләре зур тизлек белән башланып китә. 2012 елның май аенда оештыру җыелышы үтә, җәмгыятьнең рәисе итеп Нарышкин сайлана.
Галимнәр арасында бу бүлек Мәскәү сәясәтен үткәрү өчен һәм тарихны язганда юнәлеш биреп торучы оешма буларак оештырылмый микән дип шик белдерүчеләр дә бар.