Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә автобус казасында ким дигәндә 37 кеше үлгән


Италия көньягында автобус казасында ким дигәндә 37 кеше үлгән. 11 кеше коткарылган һәм хастаханәгә озатылган.

Каза кичә кич Римнан 160 чакрымда Авеллино авылында була.

Автобус берничә машинаны бәреп китеп, 30 метр биеклектән авып төшә.

Йөртүче идарәне югалтканы әйтелә, ул шулай ук һәлак булган.
Барлыгы автобуста 50ләп кеше булган.
XS
SM
MD
LG