Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковскийның төрмә мөддәте ике айга кыскартыла


Михаил Ходорковский мәхкәмә утырышында
Михаил Ходорковский мәхкәмә утырышында
Русиянең Югары мәхкәмәсе сишәмбе көнне эшмәкәр Михаил Ходорковскийның һәм аның хезмәттәше Платон Лебедевның 11 елга иректән мәхрүм ителү җәзасын ике айга кыскартты.

Ходорковскийның адвокатлары аның кануни рәвештә кулга алынмавы һәм иректән мәхрүм итү мөддәтенең гадел булмавы турында шикаять иткән иде.

Бүгенге хөкем карары нигезендә Ходорковский киләсе елның августында иреккә чыгачак. Лебедев киләсе елның маенда азат булыр дип көтелә.

Заманында Русиянең иң бай кешесе булган, Юкос нефть ширкәтен җитәкләгән, быел 50 яшен тутырган Ходорковский 2003 елда президент Владимир Путин белән каршылыкка кергәч кулга алынып салымнардан качу һәм алдап акча эшләү гаебе белән иректән мәхрүм ителде.
XS
SM
MD
LG