Русия Вашингтон АКШ президенты Барак Обаманың Мәскәү сәфәрен оештыру мәсьәләсенә кире кайтыр дип өметләнә. Русия презизиденты ярдәмчесе Юрий Ушаков Мәскәү АКШ белән һәрбер юнәлештә диалогка әзер, дип белдерде.
Бу атнада Ак йорт Барак Обаманың президент Владимир Путин белән Мәскәү саммитыннан баш тартуын белдергән иде. Моның төп сәбәпләреннән берсе дип Русиянең качкын АКШ күзләү хезмәткәре Эдвард Сноуденны вакытлыча үзендә сыендыруы аталды.
Саммиттан баш тартуның башка сәбәпләре дип корал контроле, сәүдә мөнәсәбәтләре, дөньякүләм иминлек һәм кеше хокуклары мәсьәләләрендә Русия ягыннан тәрәккыять булмавы әйтелде.
Пәнҗешәмбе көнне Ак йорт сүзчесе Джей Карни Обама әлегә Путин белән икеяклы очрашу үткәрергә җыенмый, диде.