Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һинд океанында Австралиягә юл тоткан качаклар көймәсе батты


Һинд океанында Раштуа утравыннан 220 чакрымда качаклар утырган көймә батты. Австралия диңгезчеләре йөздән артык кешене коткарган. Көймәдә ничә кеше булганы билгесез.

Австралия рәсмиләре Раштуа утравында качаклар өчен вакытлыча яшәү урыннары булдырды. Узган ай киләчәкләрен алдан хәбәр итмәгән кешеләр анда кабул ителмәячәк, дип игълан ителгән иде.

2013 ел башыннан бирле Австралиягә 18 мең качак килгән.
XS
SM
MD
LG