Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия Һаагта Сүрия вәзгыятен тикшерәчәк


Бәшәр Әсад армиясенең ут ачуыннан соң башкала Димәшк читендәге хәлләр, дип белдерә активистлар
Бәшәр Әсад армиясенең ут ачуыннан соң башкала Димәшк читендәге хәлләр, дип белдерә активистлар
Кушма Штатларның һәм Русиянең тышкы эшләр вәкилләре 28 августта Һаагта Сүриядәге вәзгыятьне тикшерәчәк.

АКШ төркемендә Дәүләт секретаренең сәясәт урынбасары Уэнди Шерман һәм Сүриядәге илче Роберт Форд та бар. Алар бу атна ахырында Сүрия оппозициясе белән очрашырга җыена. Русия ягыннан очрашуга тышкы эшләр министры урынбасарлары Геннадий Гатилов һәм Михаил Богданов киләчәк, дип хәбәр ителә.

Бу очрашу Сүриягә багышланган “Женева-2” халыкара конференциягә әзерлекнең бер адымы булып тора. Конференциядә БМО Иминлек шурасы әгъза илләре һәм Сүрия белән чиктәш дәүләтләр катнашырга тиеш, дип белдерде Вашингтондагы радиобыз хәбәрчесе Владимир Дубинский.

Reuters мәгълүмат агынтлыгы, АКШ Дәүләт департаментыннан исемен белдермәгән хезмәткәр сүзләренә таянып, Һаагтагы очрашуда Бәшәр Әсда режимын химик корал куллануда гаепләгән Сүрия оппозициясе оешмалары мәсәләләре дә күтәреләчәк, дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG