Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бензин салу урыны төзүгә каршы митинг үтте


Кичә Казанның Киров районында Фрунзе һәм Болотников урамнары чатында бензин салу урыны төзүгә каршы митинг үтте.

Бу алдан планлаштырылмаган һәм хакимиятләр белән килешенмәгән митингта йөзләп кеше катнашты. Алар төзелеш булачак урынны әйләндереп алган койманы җимерде. Митингта катнашучылар әйтүенчә, алар яшәгән йорт юл буенда һәм үзләренең каршында ук куркыныч корылманың булуын теләми.

Бу бензин салу урынын “ТАИФ” ширкәте төзергә теләгән. Алар бу гамәлләре өчен әлеге йортта яшәүчеләргә балалар уйный торган мәйданчык корып бирергә вәгъдә иткән. Митингта катнашучылар бу тәкъдимгә риза түгел.

"Без төрле оешмаларга мөрәҗәгать иттек, әмма бернинди нәтиҗә бирмәде. Бөтен хатлар, шул исәптән, Русиянең баш прокуроры Юрий Чайкага, баш санитар табип Геннадий Онищенкога җбирелгәннәр дә Казан мэриясенә кайтарылган. Шәһәрнең бу бистәсендә һава бик начар, дары заводы урнашкан. Әгәр тагын бензин салу урыны да төзеп куйсалар, көнен һәм төнен машиналар монда килеп торачак, экология тагын да начарланачак", ди Раидә Нурмөхәммәтова.
XS
SM
MD
LG