Мәскәү хакимияте "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтенә офис бирергә әзер. Бу хакта "Известия" газеты яза.
Бу хокук яклау хәрәкәте башлыгы Лев Пономарев сүзләренчә, кешеләр яшәгән йорттагы бүлмәләрне мэрия 49 елга кулланып торырга бирергә риза, әмма аңа ике миллион сумга якын төзекләндерү таләп ителә. "Безнең андый акчабыз юк, ә грантларны хокук яклау эшләре өчен генә тотарга мөмкин", ди Пономарев.
22 июнь көнне "Кеше хокуклары өчен" хезмәткәрләрен аренда килешүенең вакыты чыкты дип офисларыннан чыгардылар. Пономарев бу хәлне "рейдер һөҗүме" дип бәяли.