Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Эстония, Латвия һәм Литва президентлары белән очраша


АКШ президенты Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама
Бүген АКШ президенты Барак Обама Ак йортта Эстония президенты Тоомас Хендрик Ильвес, Литва президенты Даля Грибаускайте, Латвия президенты Андрис Берзинышны кабул итәр дип көтелә.

Ак йорт вәкиле белдерүенчә, бу очрашу ике дистә ел элек бәйсезлекләрен торгызган Балтыйк илләрендәге игътибарга лаек үзгәрешләрне хуплау булып тора. Әлеге өч дәүләтнең дә НАТО да әһәмиятле беректәшләр икәнлеге әйтелә.

Обама белән очрашуда энергетика иминлеге, сәүдә, инвестицияләр, саклану өлкәсендә хезмәттәшлек тикшерелер, шулай ук кеше хокуклары һәм демократик кыйммәтләр турында да сүз булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG