Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тарихтан диссертацияләрнең уннан бере плагиат


Русиядә 2000 елдан тарих фәненнән якланган диссертацияләрнең уннан бере плагиат икәнлеге ачыкланган. Русия дәүләт китапханәсе “Анти-Плагиат” ширкәтенә диссертацияләрне тикшерергә кушкан булган.

Китапханә мөдире Александр Вислый сүзләренчә, бу эш май аенда башланган һәм 14,5 мең эш тикшерелгән. Эшләрнең уннан беренең плагиат икәнлеге – хезмәтнең 70%ы башка җирдән күчерелгәнлеге ачыкланган. Бу тикшерү нәтиҗәләре дәүләт оешмаларына җибәрелгән.

Вислый әлеге хәлне фәнгә зур зыян буларак бәяли.
XS
SM
MD
LG