Сишәмбе кичендә АКШ президенты Барак Обама ил халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул үз хакимиятенең Сүриягә карата төп сәяси карашларын белдерде.
Кушма Штаталар Сүриядә күп корбаннар китергән химик корал куллануга битараф булып кала алмый, диде Обама. Аның сүзләренчә, бу агулаучы коралны Сүрия армиясе куллангаганлыкка АКШта шикләр юк, шунлыктан декларатив белдерүләр белән генә чикләнеп калу диктатор режимына кешеләрне күпләп юк итү коралын тагын кулланырга сигнал булырга мөмкин.
Обама үзенең Сүриягә хәрби чарага әзерләнә торырга фәрман биргәнлеген әйтте. Аның максаты – Әсад армиясенең химик корал куллануын юк итү.
Обама, Вашингтонның катгый карары Русиянең һәм аның беректәше булган Сүриянең тәкъдим белән чыгуына этәрде, диде. Аның фикеренчә, Әсад режимы кире какмаган химик коралны халыкара контрольгә бирү вәзгыятьне җиңеләйтергә мөмкин. Ул шулай ук АКШ Дәүләт секретаре Джон Керриның Мәскәүгә килешү төзүнең нечкәлекләре турында сөйләшергә барачагын да белдерде. Обама үзенең Русия президенты Владимир Путин белән элемтәдә торуын әйтте.
Агулаучы матдәне халыкара күзәтүгә тапшыру идеясенең БМО Иминлек шурасында тикшереләчәген дә белдерде.
Обама дипломатиягә мөмкинлек бирү өчен Конгресста Сүриягә хәрби һөҗүмнең әлегә тавышка куелмаячагын да әйтте.
Шул ук вакытта Обама, әлегә кадәр сөйләшүләрнең уңай нәтиҗә бирмәвен, һәм шуңа күрә АКШ хәрбиләренең Сүриядәге хәрби корылмаларга һөҗүмгә әзер икәнлеген дә белдерде.