Accessibility links

Финляндия: Русиядән визасыз йөрү 2018 елдан да иртәрәк була алмый


Һельсинки
Һельсинки
Финляндия хакимияте Европа Берлеге һәм Русия арасында булган визаны бетерү шартлары 2018 елдан да иртәрәк туа алмый дип саный. Финляндия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Пяви Нерг, фин телевидениясенә әңгәмәдә, әле 2018 елның да бик оптимистик фараз булуын белдерде.

Аның сүзләренчә, Русия белән ике арада визаны бетерү карары киләсе елга кабул ителергә мөмкин, ә ул 2018 елдан да иртәрәк көчкә кермәячәк.

Финляндия виза беткәннән соң булачак хәлләргә хисап игълан итте. Анда җинаятьнең, юл һәлакәтләренең, хәмерле эчемлекләр һәм тәмәкене канун бозып ташу артырга мөмкин дип әйтелә. Әмма Нерг җинаятьнең үсәчәгенә шик белдерә.

Шул ук вакытта аның сүзләренчә, визаны бетерү Финляндиядә 12 мең эш урыны булдыруга, туристларның ике тапкыр артуына, русияләрнең Финляндиягә килүләреннән керемнең елына бер миллиард евродан өч миллиардка кадәр артуына китерергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG