Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда җомга көнне янә демонстрацияләр булды


Мөхәммәд Мурси тарафдары
Мөхәммәд Мурси тарафдары
Мисырдагы берничә шәһәрдә бәреп төшерелгән президент Мөхәммәд Мурси тарафдарлары һәм аңа каршылар арасында бәрелешләр дәвам итә.

Каһирәдә җомга намазыннан соң берничә мең кеше хәрбиләргә каршы шигарләр әйтеп урамнарга чыкты. Демонстрантлар 14 августта чатырлар шәһәрчеген көч кулланып куып таратканда һәлак булганнарның рәсемнәрен күтәреп барды, дип хәбәр ителә.

Җомга көнне Мисырның Нил үзәнендәге Танта һәм Мәхәллә шәһәрләрендә бәрелешләрне туктату өчен полиция күз яшьләндергеч газ кулланды.

Александрия шәһәрендә исламчылар оештырган урам йөрешендә дә йөзләрчә кеше катнашкан.

Бу протест чаралары "Мисыр түтәнтерелешенә каршы альянс" чакыруы белән уза.

Пәнҗешәмбе көнне 14 августта кертелгән гадәттән тыш хәл тагын ике айга озайтылды.

Хәрбиләрнең боралаклары Синай ярымутравында кораллы сугышчылар булган дип шикләнелгән урыннарга ут ачты.
XS
SM
MD
LG