Accessibility links

Кайнар хәбәр

16 сентябрьдә Новгород өлкәсендә матәм көне


Лука авылында рухи авырулар хастаханәсендә янып үлгәннәр истәлегенә 16 сентябрьдә Новгород өлкәсендә матәм көне булачак.

Шимбә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле янгын булган урында өемне таратып тикшерү тәмамланганлыгын белдерде. 35 мәет һәм җәсәд кисәкләре табылган. Бу кисәкләрне тикшерүгә җибәрәчәкләр.

Әлеге министрлык белдерүенчә, бинада 60-лап кеше булган, 20-дән артык кеше исән калган. Җинаять эше кузгатылган.
XS
SM
MD
LG