Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта җир шарындагы иң өлкән ир-ат вафат булды


Кушма Штатларның Нью-Йорк штатындагы картлар йортында 112 яшьлек Салустиано Санчес-Бласкес якшәмбегә каршы төндә вафат булды.

Япониядә 116 яшьлек Дзироэмон Кимура 2013 елның 12 июнендә вафат булганнан соң, Гиннеслар китабы Салустиано Санчес-Бласкесны җир шарының иң өлкән ир-аты дип теркәгән иде.

Салустиано Санчес-Бласкес 1901 елда Испаниядә туа. Яшьли Кубага китә, ә аннан АКШка килә. Кентукки штатында күмерче булып эшли, музыка уен коралларында уйнарга яраткан.
XS
SM
MD
LG