Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин Һелсинкида Ваһапов фестивалендә катнашты


Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Һелсинкида Рәшит Ваһапов исемедәге IX Халыкара татар җыры фестивалендә катнашты. Тантаналы ачылышта ул мондый проектларның татар халкының берләшүенә әһәмиятле өлеш кертүен әйтте.
Аңа кадәр Мөхәммәтшин Финляндия татар оешмасы рәисе Атик Али һәм кайбер актив татарлар белән очрашты. Татар-информ хәбәр итүенчә, оешма вәкилләре бөтен дөньяда татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү эшчәнлегенә ярдәме өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдергән һәм ТНВ-Планета телеканалын эшләтеп җибәрү зур файда китерүен әйткән.

Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстанның Финляндиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Авубәкер Магжанов катнашында үткән “түгәрәк өстәл”дә Мөхәммәтшин татар диаспорасы вәкилләре белән кайбер програмнар һәм проектлар кысаларында эшләү юнәлешләре турында фикер алышкан.
XS
SM
MD
LG