Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный: үтәмилләтчеләрнең үз депутатлары булырга тиеш


Оппозиционер Алексей Навальный радикал милләтчеләрнең вәкилләре канун чыгару оешмаларында булырга тиеш дип саный.

Бу хакта ул «Дождь» телевизион каналына әйтте. Аның сүзләренчә, бу кешеләрнең үз тарафдарлары бар.

«Әгәр без аларның ишегалларында кемнәрнеңдер башын ярып йөрүен теләмәсәк, аларга кануни сәяси мохиттә урын бирелергә тиеш, ягъни аларның үз депутатлары булуы зарур», диде ул.

Оппозиционер элеккечә ел саен «Урыс маршларын» уздыру яклы булуын әйтте. Үзенең быел анда катнашу-катнашмавын әлегә белмәвен, әмма оештыру комитетына керергә нияте юклыгын белдерде.
XS
SM
MD
LG