Мисыр мәхкәмәсе карары белән "Мөселман кардәшләре" оешмасының эшчәнлеге тыелды. Аңарчы мәхкәмә оешма җитәкчеләренең банк хисапларын туңдырды, ислам оешмасы белән хезмәттәшлек иткән барлык телевидение каналларының эшен туктатты. Оешма җитәкчелеге хакимиятләргә каршы көч куллануны оештыруда гаепләнде.
Президент итеп сайланган исламчы Мөхәммәд Мурси хакимияттән төшерелгәннән соң "Мөселман кардәшләре" ризасызлык белдереп меңләгән кеше катнашында урам җыеннары оештырды. Мурсины бәреп төшергән хәрбиләр яңадан сайлаулар оештырып хакимиятне дөньяви карашлы хөкүмәткә тапшырырга вәгъдә итте.