Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Дождь” телеканалы өлешчә түләүле була


“Дождь” телеканалы дүшәмбедән интернеттагы турыдан-туры тапшыруларын туктата һәм өлешчә түләүле контентка күчә. Бу хакта телеканаланың матбугат хезмәте белдерә.

Бүгенннән башлап туры эфирны һәм шулай ук архивтагы кайбер язмаларны акча түләп кенә карап булачак. Бары тик яңалыклар гына түләүсез булачак һәм ул “Дождь” сәхифәсенә язмада куелачак.

Тамашачыларга берничә вариант тәкъди ителәчәге әйтелә. Еллык абунә мең сум торачак. Туры эфирны бер карау өчен 30 сум, архивтагы язманы карау өчен дә шуның кадәр үк түләргә кирәк булачак.
XS
SM
MD
LG