Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия башкаласында көчле шартлау булды


Сүрия башкаласы Димәшкнең хөкүмәт гаскәрләре контролендә булган өлешендә көчле шартлау булды. Сүрия хөкүмәте мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Җараман бистәсендәге шартлауда кимендә 16 хәрби һәлак булган.

Гыйсьянчылар элек тә шәһәрнең бу өлешенә һөҗүмнәр оештырган. Сүрия президенты Бәшәр Әсад этник һәм дини азчылыкларга, шул исәптән, христиан һәм сөнниләрнең алавит юнәлешендәгеләргә теләктәшлек белдереп килә, дип хәбәр ителә. Сүрия гыйсьянчы хәрбиләрнең күпчелеге мөселман-сөнниләр.
XS
SM
MD
LG