Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан юлларында тәртип саклаучылар минут саен штраф сала


Казан юл хәрәкәте идарәсе мәгълүматларына караганда, узган бер тәүлектә минут саен бер машина йөртүчегә штраф салынган. 24 сәгать эчендә 1331 машина йөртүче бу җәзага тартылган.

"Юл хәрәкәтен бозуда гаепләнеп 1331 машина йөртүче һәм 202 юлчыга штраф салынды. Иминлек каешларын такмауның 101 очрагы, машинада кеше йөртү кагыйдәсен бозуның 10 очрагы, машинада балаларны йөртү кагыйдәсен бозуның биш очрагы теркәлде. Биш кеше машинаны исерек хәлдә йөртүләре өчен тоткарланды", диелгән идарәнең матбугат хезмәте белдерүендә.
XS
SM
MD
LG