Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Рус теле йөреше" планлаштырыла


Казанда тыелган "Рус маршын" оештыручылар 17 ноябрь көнне "Рус телен яклап" йөреш уздырачакларын белдерде.

Бу чарага алар Русиянең төрле шәһәрләреннән активистларны чакырып бөтен ил игътибарын "Татарстанда рус телле халыкның эзәрлекләнүе һәм республиканың радикаль ислам йогынты астында калган этнократик анклав булуына" юнәлтергә җыена, дип хәбәр итте оешманың бу хактагы белдерүен алган "НацАкцент" сәхифәсе.

Казан хакимиятләрнең 4 ноябрь көнне "Рус маршын" тыю карарыннан соң рус милләтчеләре Казан Изге Ана иконасына багышланган тәре йөрешенә кушылды.

Оештыручылар "Рус маршын" үткәрүне сорап мэриягә өч тапкыр мөрәҗәгать иткән булган. Рөхсәт итмәүгә шикаятьне алар прокуратура һәм Русиянең тикшерү комитетына тапшырачакларын белдерде.
XS
SM
MD
LG