Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилоглуга 70 тулды


Мостафа Җәмилоглу Азатлык студиясендә, Прага, 2013 елның апреле
Мостафа Җәмилоглу Азатлык студиясендә, Прага, 2013 елның апреле
Кырымтатарлар Мәҗлесенең беренче рәисе, Украина Югары радасы депутаты, милләтнең сөргеннән кире ватанына кайтуын оештырган юлбашчы Мостафа Җәмилоглуга 13 ноябрь көнне 70 яшь тула.

Алты айлык бала вакытында Кырымнан сөргенгә куылган Мостафа Җәмилоглу гомеренең 15 елын Совет төрмәләрендә һәм лагерьларда уздырган.

Мәҗлес рәисе вазифасыннан бу айда гына киткән Җәмилоглу Украинаның Югары радасы депутаты буларак та кырымтатарларының хокуклары өчен көрәшне дәвам итәргә җыенуын белдерде.

Быел Төркиядә кырымтатарларының фаҗигале тарихына һәм бүгенгесенә багышланган яңа документаль фильм чыкты. Истанбулдагы Әмәл Кырым вакыфы рәисе, Кырымтатар милли мәҗлесенең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай җитәкчелегендә оператор Нәшә Сарысой-Каратай төшергән бу документаль фильм тугыз өлештән тора. Аның һәр өлеше Мостафа Җәмилоглу тормышы аша кырымтатарларының фаҗигале язмышын, сөрген елларын, кире Кырымга кайтуын һәм хәзерге хәлен чагылдыра. Музыканы сөргендә үскән танылган композитор Эльвира Әмир язган.
XS
SM
MD
LG