Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Вашингтон Украина, Грузия һәм Молдованың Европа гаиләсе әгъзалары булуын тели”


Европа Берлеге белән якынаюга тырышлык куючы Украина, Грузия һәм Молдова тарихи момент кичерә. Бу хакта Вашингтонда АКШ Дәүләт секретаренең Европа һәм Евразия эшләре ярдәмчесе Виктория Нуланд белдерде.

Бу вазифага билгеләнгәннән соң үзенең беренче чыгышында Нуланд, Вашингтонның Украина, Грузия һәм Молдованың Европа гаиләсе әгъзалары итеп күрергә теләвен әйтте.

Аның сүзләренчә, элекке Советлар Берлегенә кергән илләнең беркадәрендә коррупция бу ил җитәкчеләренә ышаныч югалуга китерә.

Нуланд шулай ук Сербия һәм Косованың соңгы вакытларда үзара килешү өчен ясаган гамәлләрен хуплады.
XS
SM
MD
LG