Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росавиация Татарстандагы һава ширкәтләрен тикшерә


Федераль һава юллары идарәсе (Росавиация) бүген Татарстандагы барлык һава ширкәтләрен тикшерә башлады. Республикада дүрт ширкәт – "Ак Барс Аэро", "Тулпар", "Тулпар Эйр" һәм "КАПО Авиа" бар. Моннан тыш Татарстанның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчелегенең "Татарстан" һава ширкәтенә канунсыз сертификатлар бирүгә катнашы булу-булмавы тикшерелә.

2009 елда элекке штурманнар һәм очкыч инженерларының яңадан очучы булырга укып алган рөхсәтләрнең кануныйлыгы тикшерелә. Русиянең тикшерү комитеты бу мәсьәләдә Росавиация идарәсен дә тикшерә.

Тикшерү комитетының матбугат вәкиле Владимир Маркин төбәкләрдәге кайбер һава ширкәтләре алган очучы рөхсәтләренең ялган булу ихтималы тикшерелүен белдерде. Комитет бу мәгълүматне очучыларны укыту үзәгендә тикшерүләр уздырганда ачыклаган.

Казанда 17 ноябрь төшеп шартлаган очкычның очучысы укыган үзәкнең 2008-2009 елларда ябылган булуы ачыкланган.
XS
SM
MD
LG