Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү өлкәсендә диннәрне таныту паркын булдырмакчылар


Мәскәү өлкәсендә дини парк булдыру күздә тотыла. «Халыклар бердәмлеге һәм татулыгы паркы» дип аталачак бу комплекс өч бүлектән торачак: таныту, мәдәни-күңел ачу һәм коммерция.

Беренче бүлеккә мәчет, чиркәү, синагога, буддистларның гыйбадәт йорты, диннәр тарихы музее, икенче дөнья сугышы музее, 3D-планетарий, «Космос", "Флора", "Фауна" һәм «Белем лабиртнты» комплексы керәчәк. Икенчесендә балалар шәһәрчеге, спорт мәйданнары, кинотеатр, концерт залы булачак. Коммерция өлешендә берничә отель, рестораннар, китап һәм истәлекле әйберләре белән сәүдә итү урыннарын төзү карала.

Парк барлыгы 250 гектар мәйданга сузылырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG