Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе каршында татар балалар бакчасы ачылды. Уку йорты өч ай эчендә булдырылган. Бу бакчага йөриячәк балалар турыдан гимназиягә кереп укыр, дип планлаштырыла. Балалар бакчасы һәм Кәмәрия Хәмидуллина җитәкчелегендәге татар гимназиясе эшчәнлеге бердәм милли мәгариф програмы нигезендә алып барылачак.
Балалар бакчасы ачылышына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәгариф министры Энгел Фаттахов һәм башка рәсмиләр дә килде.
"Мәктәпләребездә рус телендә генә укытуны, БДИ рус телендә булуына сылтау, телне саклау – гаилә учагы, дип карау, тамырдан дөрес түгел", дигән иде министр укытучыларның август киңәшмәсендә.