Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида кышкы олимпия уеннары төгәлләнде


Халыкара олимпия комитеты президенты Томас Бах 2014 елгы Олимпиаданы ябык дип игълан итте. Олимпиада паркына урнашкан касәдә уеннар уты сүндерелде.

Уеннарны ябу "Фишт" стадионында булды. Ярышлар 7 февральдә башланган иде. Гомум такым хисабы белән Русия беренче урынга чыкты. Аның 13 алтын, 11 көмеш һәм 9 бронза медале бар. Икенче урында Норвегия, Канада өченче урынны алды.

Киләсе кышкы Олимпиада 2018 елда Көньяк Кореяның Пһенчһан шәһәрендә узачак.
XS
SM
MD
LG