Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада Русия һәм Украина хөкүмәтенең элекке вәкилләренә чикләүләр кертә


Канада хакимияте Мәскәү һәм Украина хөкүмәтенең элекке вәкилләренә карата чикләү чаралары кертүе турында игълан итте. Бу хакта «Интерфакс» яза.

«Мин Русия-Канада хөкүмәтара икътисади комиссиядә катнашуыбызны туктатып тору турында игълан итәм», диде парламентта Канада хөкүмәт башлыгы Стивен Харпер. Ул Канаданың Русиягә каршы нинди чикләүләр кертүе турында ачыклап үтми.

Харпер шулай ук Киев үтенече нигезендә, Канаданың Кырымга Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы миссиясе кысаларында ике хәрби күзәтүчене җибәрәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG