Accessibility links

Украинада 30 меңләп Русия хәрбие бар


Украина дәүләт чик хезмәте Кырымда 30 меңгә якын Русия хәрбиләре бар дип саный. Чик сакчылары фикеренчә, урыс солдатлары «Кырым» чик пунктын бернинди каршылыксыз уза.

Украина хәрбиләренең 11 бүлеге әле дә блокланган килеш кала.

5 мартта Ялта янында урланган һәм өч сәгатьтән җибәрелгән чик хезмәте генералы Михаил Коваль бу Русия махсус хезмәтләре эше булуын әйтә.

Ялтада яшәүчеләрне шәһәрнең хәрби өлешен блоклаган казаклар һәм оешкан хәрби хәрәкәтләр гамәлләре борчуга сала. Алар украин солдатларын Кырым халкына хезмәт итәчәгенә ант китерергә таләп итә һәм аларга азык-төлек китерүгә чик куя.

Җомга көнне Украина президенты вазифаларын башкаручы Александр Турчинов Кырым югары шурасының Русиягә кушылу турында референдум карарын туктату турында әйтте.

Украина югары радасы вице-спикеры Руслан Кошулинский хакимиятнең Кырым проблемасын дипломатик юл белән хәл итәргә теләвен белдерде, чөнки ил Русиягә хәрби җавап бирерлек хәлдә түгел.
XS
SM
MD
LG